Югары Кәминкәдә исемнәр генә түгел, кушаматлар да тарих сөйли
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдә исемнәр генә түгел, кушаматлар да тарих сөйли

“Кушаматны белми кушмыйлар” проектын башлап җибәргәч, районда Чапай кушаматлы кешеләр күп икәнен ачыкладык. Шунысы кызык, аларның байтагының исеме Рафаэль.

Чапай Рафаэле

Шул сәбәпле Югары Кәминкә авылында яшәүче Рафаэль Хөснуллин белән очраштык. Ул кушаматыннан оялмыйча, горурланып аның килеп чыгу тарихын сөйләде.

Шул сәбәпле Югары Кәминкә авылында яшәүче Рафаэль Хөснуллин белән очраштык: Кадрия Гамирова фотосы

-4 сыйныфта укыганнда ук ат җигеп йөри башладым, гәүдәм дә зур иде, шуңа миңа Чапай кушаматы бирделәр, - диде Рафаэль Салих улы. – Чапай бит ул кешеләрне рәнҗетмәгән, яхшылыклар гына эшләгән. Миңа исемем белән дәшмиләр дә иде кебек. Чапай булса, барда уңышлы була, дип барлык эшне ышанып тапшыра иделәр. Бу кушамат балаларга да ябышып калды.

Югарыкәминкәлеләр кушамат белән эндәшүгә күнеккәннәр: Кадрия Гамирова фотосы

Югарыкәминкәлеләр кушамат белән эндәшүгә күнеккәннәр.

-Бергә эшләгән иптәшләр арасында төрле кушаматлылар бар иде: Сараны да Юмарты да, - дип елмайды әңгәмәдәшем.

Рафаэль абый колхозда 40 ел бригадир булып эшләгән, механик вазифаларын да башкарырга туры килгән. Пенсиягә чыккач, авыл мәчетендә 13 ел имамлык та иткән. Яшь вакытында Сабан туйлары батыры булып калган якташыбыз хәзер өйдә генә хәрәкәтләнә, аяклары авырта.

Пенсиягә чыккач, авыл мәчетендә 13 ел имамлык та иткән: Кадрия Гамирова фотосы

“Статус не позволяет”

Гадәттә авылда кешеләр бер-берсенә кушаматлар белән эндәшсә дә, гомере буе укытучы булып эшләгән Ясәви Шәмсетдинов моны өнәп бетерми.

Гадәттә авылда кешеләр бер-берсенә кушаматлар белән эндәшсә дә, гомере буе укытучы булып эшләгән Ясәви Шәмсетдинов моны өнәп бетерми: Кадрия Гамирова фотосы

-Авыл турында китап язарга алынгач, кушаматлар бүлегенә дә күп материал җыйган идем, тик аларны басмага кертергә җөррәт итмәдем, статау не позволяет, - диде Ясәви Гафурҗан улы. – Авыл сөйләмендә кушаматлар зур урын ала. Халык арасында шундый кызыклы гыйбарә дә йөри: “Безнең авылда Үрдәк Зыядан кала бөтенесенең дә кушаматлары бар”. Кайбер вакытларда шулай кушамат белән сөйләшкәнне сизмисең дә.

Гадәттә, авылда бер үк төрле исемле кешеләр дистәләп булган. Ә кушамат белән әйткәндә аны бик тиз аңлап алганнар һәм сөйләм дә кыскарак килеп чыккан. Югары Кәминкәдә Мукшы, Телсез, Мишәр Гомәрләре (мәрхүмнәр) булган. Бер кешегә бирелгән кушамат нәселгә дә ябышкан.

Студент еллардагы кушамат

Студент елларында Ясәви абыйның үзенә дә курсташлары кушамат биргән.

-2-3 ел Шытырдама, малай кушаматы белән йөрдем. Сорауга җавап бирә алмый торган иптәшемә аңлатырга теләп, “шытыр-шытыр” дидем. Укытучыбыз татар иде. Ул шунда: “Шытырдама, малай”, - диде миңа. Менә шуннан соң дуслар Шытырдама, малай, дип эндәшә башладылар.

Менә шуннан соң дуслар Шытырдама, малай, дип эндәшә башладылар: Кадрия Гамирова фотосы

Шәмсетдиновлар Югары Кәминкәдә Чалдун кушаматы йөртә. Бу кушамат әтиләреннән килә.

-Әти тире иләде, каешлар да ясый иделәр. Тирене киергәндә Чалдуннар шулай эшли иде, дигән әти һәм ул шулай безнең кушаматка әйләнгән, - диде Ясәви абый. – Гәрчә, мөселманнар өчен бу кирәкмәгән гамәл булса да, халык кешенең холкына, фигыленә карап биргән аны. Кушамат белән эндәшүне халык авыз иҗаты, кыска гына итеп сөйләшү алымы дип саныйм. Гадәти сөйләшкәндә исәпкә дә алынмыйча исем белән бер дәрәҗәдә йөри ул кушамат.

Кушамат белән эндәшүне халык авыз иҗаты, кыска гына итеп сөйләшү алымы дип саныйм: Кадрия Гамирова фотосы

Кызыклы кушаматлар

Югары Кәминкәдә кызыклы кушаматлар да байтак, кешенең фамилиясеннән “туганнары” да бар. Черный, Мишәй, Шырпы, Шүрәмәй, Телсез, Бәлеш, Чатан, Торна, Пи-па, Күке, Вафа дисәң авылдашлар кем турында сүз барганын бик тиз чамалый.


Нет комментариев