Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстанда төнлә 28 градуска кадәр салкын булачак

    10 гыйнварда республика юлларында бозлавык саклана.

    Пәнҗешәмбе көнне, 10 гыйнварда, Татарстанда -16...-21 градуска кадәр салкын булачак, ә аязган вакытта һава температурасы тагын 6-7 градуска төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Казанда төнлә һава температурасы -16....-28 градуска җитәчәк, аязганда 2 - 4 градуска кимиячәк.

    Көндез республикада -10...-15 градус салкын көтелә, ә Татарстан башкаласында термометр баганалары -10...-12 градуска кадәр күтәреләчәк.

    Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, җил көньяк-көнбатыштан була. Юлларда бозлавык саклана.

    Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: