Чирмешән мөгалимнәренә бүләкләрне Мәскәүдән дә җибәргәннәр
Безнең районда

Чирмешән мөгалимнәренә бүләкләрне Мәскәүдән дә җибәргәннәр

Уку елы алдыннан узган август киңәшмәсендә районыбызның мәгариф системасы үсешенә лаеклы өлеш керткән, аеруча зур уңышларга ирешкән бик күп укытучыларны хөрмәтләделәр, бүләкләделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен, Югары Кармалка төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Анастасия Черновага, Күтәмә урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Марина Уляшкинага - “РФ мәгариф системасының хөрмәтле хезмәткәре”, “Ландыш” (Чирмешән) балалар бакчасы мөдире Ирина Никоновага “Россия Федерациясе балаларын һәм яшьләрен тәрбияләү өлкәсендә хөрмәтле хезмәткәр” күкрәк билгеләре тапшырылды.

Ивашкино урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Макаровага “Яшь мөгаллим” дигән күкрәк билгесе тапшырылды: Гөлсирә Шәрифуллина

Ульяновка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Ермолаева, Яңа Элмәле төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Фомина “Һөнәргә тугрылык өчен” күкрәк билгесенә ия булдылар.

Район мәгариф бүлеге мөдире Ольга Маркова, Чирмешән лицееның география укытучысы Альбина Яруллина, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе директоры Наталья Юрина Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Район мәгариф бүлеге методисты Наталья Киричук, Югары Кармалка төп мәктәбенең география укытучысы Ринат Мингатин “Татарстан Республикасының мәгариф  һәм фән өлкәсе отличнигы” мактау билгесенә ия булдылар.

Иске Элмәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алевтина Тузова, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының хезмәт укытучысы Юрий Миронов, Ивашкино урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Андреева,  1 нче Чирмешән урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Миронова “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Ивашкино урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Макаровага “Яшь мөгаллим” дигән күкрәк билгесе тапшырылды: Гөлсирә Шәрифуллина

Туймәт төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Гыйниятуллинага, Әккәрәй балалар бакчасы мөдире Светлана Григорьевага, Әмир башлангыч мәктәбе директоры Исламия Нуретдиновага, Кармыш төп мәктәбенеж математика һәм физика укытучысы Гөлнур Габбасовага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Хөрмәтле остаз» күкрәк билгесе тапшырылды.

Иске Кади төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлинә Вәгыйзова, Кара Чишмә төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлия Сәхабиева, Лашман урта мәктәбенең технология укытучысы Галия Динмөхәммәтова “Традицияләрне, мәдәниятне, телләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесенә ия булдылар.

Ивашкино урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Макаровага “Яшь мөгаллим” дигән күкрәк билгесе тапшырылды.

1нче Чирмешән урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәҗидә Могыйзова,  2 нче Чирмешән урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Людмила Серендеева, Чирмешән лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Екатерина Баляева, Түбән Кармалка мәктәбенең математика укытучысы Елена Чернышова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев