Ә сез үзегезнең кушаматыгызны беләсезме? Кушамат барлык халыкларга да хас, ләкин татарлар өчен ул аерым бер мәгънәгә ия.
Кушаматлар — тарихның бер өлеше
Безнең районда уннан күбрәк татар авылы һәм һәр авылга гына хас кушаматлар бар. Кушамат ул - татар тарихының зур бер өлеше һәм алар аша авыл һәм нәсел тарихын өйрәнеп була. Халыктагы бу күренеш күңелдә кызыксыну уята һәм безнең өчен дә бик кызыклы тема дип күренде.
Шуңа да без, район газетасы редакциясе, “Кушаматны белми кушмыйлар” дигән мультипроект башлап җибәрдек һәм .... Бәркәтә авылына юл тоттык.
Авыл тарихын өйрәнүчеләр
Әлеге торак пункт районда иң зурларның берсе. Авылга 1730 нчы елларда нигез салынган дип фаразлана. Бу тирәдәге беренче авыл Иштирәк дип аталган һәм ул Шушма елгасының уңъяк ярында урнашкан, соңрак алар елганың сулъяк ярына күчеп утырган дигән фикер бар.
- Авыл тарихын җирле тарихчы Николай Фролов өйрәнгән һәм аның язмалары буенча, бирегә төрле урыннардан күчеп килгәннәр. Чукындырудан качып килүчеләр дә байтак булган, - ди Бәркәтә авылы китапханәчесе Әлфия Сөләйманова. – Шулай итеп авылда халык саны елдан-ел арта барган. Бер фамилияле, бер үк исемле кешеләр дә күбәйгән, кушаматлар да барлыкка килгән. Кушамат фамилия функциясен башкарган. Авылда кемне дә булса исем-фамилиясе белән сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Ә кушаматын әйтсәң, шундук беләләр. Беркөнне ирем белән телевизор карап утырабыз да, мин аңардан: “Рәшит абыйның кушаматы ничек иде әле?” – дип сорап куйдым. “Кайсы Рәшитне сорыйсың соң?” – ди ул. Безнең авылда берничә Рәшит бар, фамилияләрен тиз генә әйтә алмасак та, кушаматлары төрле булса да, шунда ук искә төште. Үзебезгә дә кызык булып китте. Әйдә языйк әле дип, кәгазь- ручка алып авыл кушаматларын барлый башладык. 159 кушамат яздык. Әле бу без белгәннәре генә. Әле бит кайбер кешеләрдә икешәр кушамат бар. Кешенең гаиләсенә, үзенә шәхсән бирелгәне дә бар. Безнең авылда бөтен төр хайван белән бәйле кушаматлар бар: кәҗә, сарык, төлке, куян, әрлән дисеңме, аннары без аңламый торган сүзләрдән дә. Кызгыныч, өлкән буын кешеләр киткәч, алар белән кушаматлар тарихы да югала. Кушамат бит ул – авыл тарихының матур бер өлеше.

Авылдан күп еллар элек китүчеләр, кайткалаган арада кешеләрне белеп бетермиләр. Ләкин нәсел кушаматларын әйтеп җибәрсәң – шундук чамалыйлар. Кушамат чорларны бәйли. Исемнәр онытыла, ә кушамат белән истә кала, ул үзенчә файда да китерә.
- Авылда әтисенең, бабасының фамилиясендән чыккан кушаматлар да күп. Әйтик, минем бабам Насретдин булган, әтинең исеме Кыяметдин булса да, Насыр Кыямы дип йөрттеләр. Бүген яшьләр арасында да кушамат бирү таралган, - дип дәвам итте сүзен Әлфия апа. –Төрле кеше кушаматларын төрлечә кабул итә. Кайберәүләр кушамат белән дәшкәнне яратмый, ә кайберәләр горур итеп кушаматын әйтеп куя.

Кушамат — танып белү өчен төп билге
Бәркәтә авылында яшәүче Хуҗиевларны Күрәйләр, дип йөртәләр икән. Нәсел кушаматы турында безгә Түбән Кама шәһәреннән әнисе янына күчеп кайткан Әлфәт Минәхмәт улы үзе сөйләде.
-Күрәй кушаматы безгә әтидән калды. Әтинең үзенең браты белән армиядән кайтып, урам буйлап барганнарын бабайлар күзәтеп торганнар. “Менә нинди күрәй кебек төз матур егетләр”, - дип әйтеп куйган берсе. Шуннан калды шул нәсел кушаматы. Күрәй ул инде курай сүзеннән килеп чыккан. Шулай итеп без дә Күрәй Минәхмәт малайлары булып калдык. Шәһәрдән кайткан вакытта урамда олырак кешеләр очрап: “Кем малае буласы соң әле син?” – дип сорасалар, “Күрәй”, - диясең дә, шунда ук чамалыйлар, - дип сөйләде безгә Әлфәт абый. –Безнең авылда һәр кешенең кушаматы бар, арасында бик кызыклылары, әйтик Амәтә, Түти кебек кушаматлар да бар иде. Кушамат бит ул кеше үзенчәлегеннән чыгып бирелгән, шуңа да истә җиңел кала. Фамилия буенча аңлата башласаң, өлкәнрәк кеше кемнең баласы, кайсы нәселдән икәнен тиз генә аңламый да, ә кушаматын әйтәсед дә – шунда ук таныйлар.
Шулай итеп, кушамат нәсел тамгасы яки кешенең рәсми исеменә өстәмә исем булып йөри. Аерма шунда гына: балага исемне, тугач, әти-әнисе бирсә, кушаматны авылдашлар, дуслар куша.
Нет комментариев