Иске Элмәле мәктәбендә быелгы уку елында 50 бала укыячак.
Бүген балаларны мәктәпнең быел капиталь ремонтланган яңа ашханәсендә иртән изгән бәрәңге һәм балык белән сыйладылар.
-Бик зур рәхмәт. Ашханәбездә бөтен җиһазлар: өстәл-урындыклар, суыткычлар, бәрәңге чистарткычыбыз, иттарткычыбыз, пешерү плитәләре – барысы да өр-яңа, - ди мәктәп директоры Марина Колесникова.
Быел бу мәктәпнең беренче сыйныфына өч малай: Илья Гурьянов, Тимофей Гурьянов, Станислав Степанов килгән. Аларны Лениногорск музыка-сәнгать педагогия колледжын тәмамлаган яшь белгеч Анна Горбунова укытачак.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Иске Элмәле мәктәбе укучыларын, укытучыларын, ата-аналарны Белем көне белән район башлыгы Рамил Айбатов һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык департаменты җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов тәбрикләделәр.
Нет комментариев