Чирмешән автоинспекторлары җитәкчесе уку елы башында юлларда аеруча игътибарлы булырга өнди
Безнең районда

Чирмешән автоинспекторлары җитәкчесе уку елы башында юлларда аеруча игътибарлы булырга өнди

Әле күптән түгел генә җәйге каникул тәмамланды, һәм районыбыз укучылары кабат мәктәп парталары артына утырды.

Август ахыры һәм сентябрь башы – гадәттә катлаулы чор: балаларның юл хәрәкәте ыгы-зыгысына яңадан күнегә генә торган вакыты. Мәктәп юлын ничек имин итәргә? Бу хакта  район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Радик Рафаил улы Сәйфетдинов белән сөйләшәбез.

Бигрәк тә иртән ашыкмагыз

-Радик Рафаилович, уку елы башлану белән юлларда балалар иминлеге мәсьәләсе аеруча кискенләшә.

-Чыннан да, бу вакытта әлеге уңайдан аерым контроль таләп ителә. Җәен балалар интенсив юл хәрәкәтен бераз ”оныта”. Ә беренче кыңгырау чыңлаганнан соң урамнарда яшь җәяүлеләр саны берничә тапкырга арта, иртән һәм көндез юлларда хәрәкәт тагын да тыгызлана.

Автомобиль йөртүчеләргә дә җәяүлеләр кичүләрендә, юлларда балаларның күплегенә ияләшергә кирәк. Менә шул чорда, ни кызганыч, юл-транспорт һәлакәте куркынычы арта да инде.

Уку елы әле генә башланды: фото Марат Гомәров

-Уку елының беренче көннәрендә ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

-Иң мөһиме - бу мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмагыз. Җәй көне маршрутны бала белән карап чыккан булсагыз да, хәзер аны яңадан бергәләп үтәргә кирәк: чын юл шартларында, автомобильләр агымының артуын исәпкә алып.

Ул-кызыгызның игътибарын җәяүлеләр кичүләренә, светофорларга һәм, иң мөһиме, «күренми торган зоналарга» юнәлтегез. Басып торган автомобильләр, куаклар яки юл борылышлары аркасында бала  якынлашып килүче транспортны күрмичә калырга мөмкин.

Бала катгый кагыйдәне үзләштерергә тиеш: юл аша бары тик светофорның яшел сигналына, «зебра» буенча һәм барлык автомобильләрнең дә туктаганына инангач кына чыгарга ярый. Бигрәк тә иртән ашыкмагыз: юл хаталарны кичерми.

Һәм, әлбәттә, киемдә һәм рюкзакта яктылык кайтаргыч элементлар булу зарур. Август ахыры — сентябрь башында көн шактый кыскара, ә караңгыда бу чара баланың гомерен саклап калырга мөмкин.

Уку елы әле генә башланды: фото Марат Гомәров

Баланы кулда тотып калып булмый

-Аерым һәм бик мөһим мәсьәлә - балаларны автомобильләрдә йөртү. Хәзер нинди кагыйдәләр гамәлдә?

-Монда таләпләр катгый, һәм алар балагызның гомерен саклауга юнәлдерелгән. 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус автокреслода йөртергә кирәк.

7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта штаттагы куркынычсызлык каешларын кулланып яки махсус тотып тору җайланмасында йөртәсе. «Кочаклап утыртам» дигән вариантлар булырга мөмкин түгел.

Кинәт тормозга басканда яки, Ходай сакласын, бәрелеш вакытында, хәтта авырлыгы 15 килограмм булган баланы да кулда тотып калу мөмкин түгел. Бу - дәлилләнгән факт.

Онытмагыз: пассажир бала - юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучысы.

- Ә хәзер велосипед, самокат һәм башка төрле транспорт чаралары белән йөрүче балалар турында.

-Бу да җитди мәсьәләләрнең берсе. Балаларга да, ата-аналарга да искә төшерәсем килә: 14 яшькә кадәрге балаларга электросамокатларда юлның автомобильләр йөри торган өлешенә чыгу катгый тыела.

14 яшьтән өлкән велосипедчылар өчен дә төгәл кагыйдәләр бар: велосипед юлы буенча хәрәкәт итәргә, ә ул булмаган очракта - юл кырыеннан яки машина юлының уң як читеннән барырга кирәк.

Һәм һәрвакыт саклагыч җайланмалар кулланыгыз — шлем, тез һәм терсәк саклагычлар киегез. Хәзер, мәктәп укучылары күпләп йөргән чорда, бу аеруча актуаль.

Уку елы әле генә башланды: фото Марат Гомәров

Балаларга үрнәк күрсәтик

-Әңгәмәне тәмамлап, юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына нәрсә теләр идегез?

-Юллардагы иминлек - автомобиль йөртүчеләрнең, ата-аналарның һәм балаларның уртак җаваплылыгы.

Автомобиль йөртүчеләрне мәктәпләр һәм җәяүлеләр кичү урыннары янында аеруча игътибарлы булырга, тизлекне алдан ук киметергә өндим.

Ата-аналарга да, балаларга шәхси үрнәк күрсәтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Чөнки балалар олыларны кабатлый.

Ә балаларга шуны әйтәсем килә: юл янында булганда телефонга һәм колакчыннарга игътибарыгызны юнәлтмәгез. Сез тирә-якта нәрсә булганын күрергә дә, ишетергә дә тиеш.

Уку елы әле генә башланды. Әйдәгез, аны бәла-казасыз үткәрү өчен барысын да эшлик. Барыгызга да хәерле һәм имин юллар телим!

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев