Рушания Сәлманова бавырсаклары туй табыны түрендә
Элек татар авылларында бавырсак пешерүчеләр күп булса да, хәзер андый осталар бармак белән генә санарлык. Шундыйларның берсе –Түбән Кәминкә авылында яшәүче Рушания Сәлманова.
Без аның белән шушы татлы ризыкны пешергән вакытта аралаштык. Рушания апаның бу шөгыльгә керешеп китүенә 20 еллап. Туй, бәйрәм табыннары күрке булган бавырсак пешерү осталыгы нәселдән килә дияргә була. Әнисе Зәйнәп мәҗлесләргә бавырсак күп пешергән.
-Мин мәктәпне тәмамлагач та пешекчегә укырга барырга теләгән идем, тик әти-әни, авыр эш дип, бу ниятемнән кире кайтардылар, - дип яшьлек хатирәләрен яңартты Рушания Гаяз кызы. – Шулай да гомер юлымда пешекче булып та эшләргә туры килде, әле дә яраткан шөгыльне ташлыйсы килми. Баштарак бавырсакны үзебез өчен генә пешердем, аннан соң авылдашлар сорый башлады. Кеше гозер белән килгәч, кире бора алмыйм, кирәк булмаса килми бит инде ул.
Ни генә дисәң дә, аш-суга осталык нәселдән килә инде ул. Рушания апаның кызлары, әниләренә булыша-булыша, бу эшкә өйрәнгәннәр, кирәк булганда үзләре өчен барын да әзерлиләр, хәзер инде килене дә бавырсак пешерү серләренә төшенә.
Рушания апа әлеге татлы ризык пешерү серләрен безнең белән дә уртаклашты.
-Бавырсак пешерү өчен туң йомырка кирәк. Аны туңдыргычтан кичтән алып калдырам. Ун йомыркалык камыр изгәндә ике аш кашыгы кайнаган җылы су, бер чеметем аш содасы салам, - диде оста. – Йомырканы блендер белән болгатам. Аннан соң йомшак кына камыр изәм. Бавырсак өчен яхшы он кирәк.
Рушания апа элек бавырсакны эретелгән ат маенда пешергән, хәзер бу продукция нык кыйммәтләнгәнгә аны үсемлек мае белән кушып сала.
-Ике-өч сантиметрлы камыр кисәкләрен табактагы майга салып, акрынлап болгата-болгата пешерәбез, - диде Рушания Гаяз кызы. – Аның пешкәнлеген белү өчен берсен читкә алып куябыз, әгәр ул шиңми икән, ул әзер дигән сүз.
Бавырсак ул – бәйрәм табыннарының бер атрибуты гына түгел, ә гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру да.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев