Районда Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне, Татарстан Республикасы көне һәм Чирмешән авылы көне зурлап билгеләп үтелде.
Чирмешәндә республика бәйрәме алдыннан өч мөһим датаны — Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен, Татарстан Республикасы көнен, Чирмешән авылы көнен берләштергән тантаналы чара узды.
Районның төп мәйданында, “Сабантуй” стадионында, үткәрелгән бәйрәм илебезнең икътисади куәте һәм туган якның иминлеге өчен нигез булган хезмәт кешеләренә хөрмәт йөзеннән оештырылды.
Нефть — ил терәге
Тантананы ачып, алып баручылар нефтьче һөнәренең — рух көче, чыдамлылык һәм үз эшенә тугрылык символы икәнен ассызыкладылар. «Нефтьчеләр – максатчан, үз һөнәрләренә тугрылык саклаучы, көчле рухлы кешеләрнең олы бер гаиләсе», — диделәр алар, бәйрәм ияләренә Россиянең энергетик иминлеген тәэмин итүче авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп. Бәйрәмдә нефть-газ тармагының хәзерге заман шартларындагы роленә аерым игътибар бирелде. Чирмешән нефтьчеләренең хезмәте — бу икътисадка гына түгел, ә гомуми Җиңүне якынайтуга, стратегик инфраструктураларны тәэмин итүгә һәм ресурсларны өзлексез итүгә керткән өлеш.
Бу көнне кунакларны милли ишегаллары хуҗалары тәмле сыйлары, иҗат коллективлары җыр-биюләре, нәфис сүзләре белән сәламләде. Нефтьчеләр үзләре дә кызыклы күргәзмәләр әзерләгән. Осталарыбызның мичтә, метр ярым диаметрлы табада салган алма бәлеше дә вакытлы пешеп чыкты.
Югары казанышлар өчен — лаеклы бүләкләр
Чараның театральләштерелгән матур ачылышыннан соң бүләкләү церемониясе башланды. Райондашларны котларга һәм лаеклы бүләкләрне тапшырырга сәхнәгә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгат улы Айбатов һәм «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының цифрлы үсеш буенча урынбасары Виталий Кашаф улы Гатауллин чакырылды. Әүвәл алар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәме өчен, тамырлары безнең районнан булган, “Газпром Теплоэнерго Казань” җәмгыяте генераль директоры Илдар Фоат улы Галимовка “11 нче армия корпусы оешуга 10 ел” медале тапшырдылар.
Бәйрәмдә нефть тармагының уңган вәкилләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм ведомство бүләкләренә ия булды. Гатин Руслан Фәрхәт улы («Нурлатнефть» НГЧУ нефть һәм газ чыгару операторы), Зәкиев Руслан Фәрит улы («Охтин-Ойл» ЯАҖ операторы), Минсафин Нияз Мингаяз улы («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җитештерү хезмәте күрсәтү цехы электр-газ белән эретеп ябыштыручысы), Сәгыйров Фәнил Фазыл улы («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җитештерү хезмәте күрсәтү цехы электр-газ белән эретеп ябыштыручысы) — алар район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Долгов Андрей Павлович («Охтин-Ойл» ЯАҖ операторы) һәм Рыбкин Петр Арсеньевич («Нурлатнефть» НГЧУ операторы), Шәйхетдинов Раил Рөстәм улы («Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Нурлатнефть» операторы) район башлыгының Рәхмәт хаты иясе булдылар. Михляев Петр Никандровичка («Татспецтранспорт» ҖЧҖ Нурлат технологик транспорт идарәсе машина йөртүчесе) һәм Хөсәенов Рәфис Фәрит улына («Нурлатнефть» НГЧУ операторы) «Татнефть» ААҖ «Мактаулы нефтьчесе» исеме бирелде. Нефтьче райондашларыбыз Григорьев Николай Леонидович, Маковкин Петр Николаевич, Миронов Александр Леонидович, Нуриев Фаил Касыйм улы, Саматов Равил Марих улы, Фәйзетдинов Фәгыйл Мингата улы, Хөснетдинов Илһам Самат улы Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы лауреаты исеменә лаек булдылар.
“Нурлатнефть” операторы Рәҗәпов Рәшит Сәгыйт улы Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе 2 нефть һәм газ чыгару цехы нефть һәм газ чыгару буенча операторы Баһаветдинов Фәйзрахман Габдрахман улына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарының Рәхмәте белдерелде.
Сәхнәгә Иске Үтәмыш авыл җирлеге башлыгы Миңгулов Рафис Садыр улын да дәштеләр, аңа “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоцациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу көнне шулай ук нефтьче Сафиуллин Илназ Илдар улын, Мостафин Илнар Мохтар улын, Мусин Марат Вил улын, Марфин Александр Владмировичны, Сафиуллин Илназ Илдар улын, Хөсәенов Рамил Равгать улын, Иванов Денис Александровичны да сәхнәгә дәшеп хөрмәтләделәр.
Геройлар безнең арада
Бәйрәм көнне сәхнәдән бүген Ватан мәнфәгатьләрен саклаучыларга да рәхмәт сүзләре яңгырады. «Ил өчен авыр чакта без барыбыз да бергә булырга тиеш», — дип мөрәҗәгать иттеләр алып баручылар райондашларга. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелде. Кыска сроклы отпускка кайткан өч сугышчы якташыбыз мәйданга чакырылды. Аларның батырлыгы һәм каһарманлыгы — яшь буын өчен үрнәк, ә һәлак булган батырлар исә Чирмешән кешеләре күңелендә мәңге сакланачак.
Республика көне белән!
Бәйрәмнең икенче мөһим өлеше Татарстанны данлауга багышланды. Алып баручылар барлык катнашучыларны Республика көне белән котлап, тынычлык, игелек һәм иминлек теләделәр. «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» — бу сүзләр бөтен тантананың төп фикере булып яңгырады.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Рәсми өлеш матур концерт белән тәмамланды, ул тамашачыларга күп уңай хисләр бүләк итте. Район халкы алдында үзебезнең район артистлары һәм популяр җырчылар Рафис Кәлимуллин, Радик Юльякшин (Элвин Грей) чыгыш ясадылар.
Нет комментариев