Уңдырышлылык гектарыннан уртача 32 центнер тәшкил итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда барлыгы 60 мең тоннага якын бөртек суктырылган. Гектар көченең иң югары күрсәткече “БИО-АГРО” җәмгыятендә – 47,7 центнер, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 41,0, “Әккәрәй”дә 37,1 центнер.
Районда көзге чәчү 12495 гектар мәйданда башкарылган, тиешленең 83,6 проценты. Ә игеннәрдән бушаган басуларның 14445 гектары, планлаганнның 35 процент өлеше эшкәртелгән. Сабан узасы участоклар байтак әле – барлыгы 41155 гектар мәйданнан эшкәртү техникалары узарга тиеш.
Нет комментариев