Җәяүлегә таба бер адым: Чирмешәндә эскәмияләр кирәк
Безгә язалар

Җәяүлегә таба бер адым: Чирмешәндә эскәмияләр кирәк

Бу теманы беренче генә кузгатмыйбыз. Без аның турында очрашуларда сөйләдек, телдән мөрәҗәгатьләрдә дә ярдәм сорадык, газетага яздык - ләкин һаман да үзгәреш юк.

Әлбәттә, безнең район үзәге елдан-ел матурая, уңайлырак һәм төзегрәк була бара. Шулай да күп кенә халыкны, бигрәк тә өлкән буынны борчыган бер мәсьәлә бар. Өлкәннәр - җәяүле халык. Таксига да бөтен кешенең акчасы юк, ә төрле йомышлар белән еш йөрергә туры килә: даруханәгә, социаль яклау бүлегенә, больницага...Олы кешегә монда бер адым да җиңел бирелми. Сүз төбебез шул: район үзәгенең берничә урамында ял итеп алу өчен эскәмияләр җитми:

  • Хезмәт Геройлары аллеясында (Карл Маркс урамы буйлап) - пенсионерлар, тын алу өчен, чүп савытларына утырырга мәҗбүр;
  • больницага менгәндә озын тротуар буйлап барганда, бу юл күпләр өчен чын сынауга әйләнә;
  •  Чирмешән елгасының сул ягында, зур күпердән һәм асылмалы күпердән соң, мордва очына таба барганда.

Мөгаен, автомобильда йөрергә күнеккән кешеләргә олы яшьтәге кеше өчен ял итмичә баруның никадәр авыр икәнен күз алдына китерүе кыендыр. Тик бит транспорт һәркемдә дә юк, һәм җәяүлеләр инфраструктурасы – ул безнең каприз гына түгел, ә кирәк әйбер. Хөрмәтле район җитәкчеләре! Без тагын бер кат сезгә катгый үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез: зинһар, үтенечебезгә колак салыгыз. Аталган маршрутлардагы  утыргычлар - төзекләндерү генә түгел, ә Чирмешән файдасына күп еллар хезмәт куйган өлкәннәргә карата кайгыртучанлык һәм ихтирам күрсәтү билгесе.

Аңлауга өмет белән, В. Сапожникова, М.Юрина, В. Пыжикова, В. Меркулова, Н. Владимирова һәм районның башка пенсионерлары.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев