Мондагы мәдәният йортында ел әйләнәсе чаралар күп үтә. Аларның кайберләре урамга ук “чыга”.
Әйе, кайвакыт халык бинага гына сыймый, бәйрәмнәрне урамда, йорт каршындагы юлда оештырырга туры килә. Шунлыктан әлеге чараларны куркынычсыз итү, юлны япмау максатында, мәдәният йорты белән колхоз идарәсенең иске бинасы арасындагы мәйданны асфальтладылар. Мәдәни чараларның бер өлеше шунда узачак.
Шулай ук мәчет каршында да яңа асфальтка бераз “урын бар”.
Бәркәтәдә үткән халык җыенында да юллар темасы кузгатылды. Анда катнашкан авылдашлары, район башлыгы Рамил Айбатов та бу уңайдан халык телендәге “Пожарный тыкрыгы”н искә алды, анда юл кирәк. Сабан туе мәйданына узарга асылмалы күпер ясый иде.
Бәркәтәдә быел Югары очның Карл Маркс урамындагы 300 метр юлга һәм ике клуб бинасы арасындагы юлга 150 метр арада вак таш түшәлгән. Ата-аналар, балалар өчен сөенечле вакыйга булды – “Татнефть” ярдәме белән биредә бик күп уен җиһазлары булган балалар мәйданчыгы урнаштырдылар, тирәсенә яшь наратлар да утыртылды. Монда авыл җирлеге Советы бинасын да бик матур итеп ремонтладылар. Санап китсәң, байтак кына эшләр башкарылган.
Шартлар бар инде, тик монда да демографик хәл аяныч. Әлегә узган 7 айда районның иң зур авылларының берсе булган Бәркәтәдә нибары бер бала туган. Монда (пропискада торучы белән) барлыгы 559 кеше исәпләнә, пропискада торучыларның 161 читтә яши.
-Яңа уку елында Бәркәтә мәктәбендә 54 бала белем алачак. Чит авыллардан 7 укучы киләчәк, беренче сыйныфка 3 бала керә. Балалар бакчасына 5 бала йөри, сентябрьдән тагын 6 бала килүе көтелә, - диде җыенда чыгыш ясаган Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.
Саннар телендә дәвам итсәк, Бәркәтә авылының шәхси хуҗалыкларында 63 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, Бәркәтә хәтле Бәркәтәдә нибары 5 сыер асрала.
Нет комментариев