Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда сугышта катнашучыларның барысына да «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылачак

Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларга, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесенә ия гражданнарга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшыру турындагы указга кул куелды», - дип хәбәр итте ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бу эш башланган инде. «Урыннарда хакимият органнары вәкилләрен, яшьләрне һәм иҗтимагый оешмаларны җәлеп итеп, медальләрне тантаналы төстә тапшыруны тәэмин итүегезне сорыйм», - дип искәртте Татарстан лидеры.

Хәзерге вакытта Татарстанда 46 мең 177 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Моннан биш ел элек алар ике ярым тапкырга күбрәк – 103 меңгә якын иде. 

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Информ

2
X