Татарстанда октябрь җылы булачак, ә кыш нормадан җылырак киләчәк
Белеп торыгыз

Татарстанда октябрь җылы булачак, ә кыш нормадан җылырак киләчәк

Татарстан көз башыннан бирле иң салкын төнне кичерде: 5-6 октябрь төнендә температура -9 градуска кадәр төште, кайбер районнарда беренче кар яуды.

Синоптиклар фаразы буенча:

  • Октябрь җылы һәм уртача дымлы булачак, температура климатик нормага якын яки аннан бераз югарырак.

  • 8-10 октябрьдә җылыта: көндез 10-17 градус.

  • Бу җылыну чын әбиләр чуагы түгел, чөнки фронтлар йогынтысында явым-төшемле, алмашынучан һава торышы көтелә.

  • Октябрь башында кар яву нормада, гадәттән тыш хәл түгел.

1 октябрьдә 41 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелде, ләкин ул хәзерге кырауларга бәйле түгел, ә ел дәвамында җыелган агрометеорологик куркынычлар (уҗымнарның януы, туфракның артык дымлылыгы һ.б.) нәтиҗәсе.

2025-2026 елгы ягып җылыту сезонында һава температурасы, марттан тыш, нормадан югарырак булачак дип көтелә. 

 


Нет комментариев