Район мәдәният йортында узган Никрутлар (Призывниклар) көненә тиздән хәрби кием кияргә тиешле егетләрне, армиядәге якташларыбызның әти-әниләрен һәм район үзәге мәктәпләре укучыларын дәштеләр.
Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов ачып җибәрде һәм көзге чакырылышта солдат итекләре киячәк егетләргә район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән бүләкләр тапшырды.
-Армиядә хезмәт итү – бурыч кына түгел, ә зур дәрәҗә дә. Армия ул - тормыш мәктәбе, холыкны чыныктыра, чын дуслыкка һәм җаваплылыкка өйрәтә. Исегездә тотыгыз, якыннарыгыз, шулай ук без дә, сезнең хәрби бурычыгызны үтәп, сау-сәламәт әйләнеп кайтуыгызны көтәбез, - диде Илнур Минсәгыйт улы.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистларыбыз кунакларга патриотик җырлардан торган концерт программасы тәкъдим итте. Армия мәктәбе узган район җитәкчеләре дә егетләргә киңәшләрен бирделәр, уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр.
Ивашкино авылыннан Василий Владимиров армиягә барырга әзер.
-Мин инде университет тәмамлап, эшләп тә өлгердем. Менә быел үз теләгем белән армиягә барырга булдым. 18 ноябрьдә китәргә тиешмен. Туганнарым армиядә хезмәт иттеләр. Хәрби хезмәткә бару һәр ир-егетнең бурычы, дип саныйм, – дип тәэсирләре белән уртаклашты булачак солдат.
Бәйрәмдә бүгенге көндә уллары армия хезмәтендә булган әти-әниләрне дә сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. Александр һәм Елена Кудряшовларга, Тәлгать һәм Альбина Мисбаховларга улларына патриотик тәрбия биргән өчен часть командованиесе һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссарының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Бәйрәм егетләрнең спорт буенча көч сынашуы белән дәвам итте. Булачак солдатлар арасында җиңел атлетика һәм турникта тартылу буенча иң-иңнәре билгеле булды. Беренче урынны Ильяс Дәүләтшин яулаган, икенче һәм өченче урыннарда – Вадим Иванов һәм Рәсыйх Сәлманов.
Көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланып китте, ул декабрь ахырына кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта районның 30лап егет солдат итекләре киячәк.
Нет комментариев