Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан узган тантаналы чарада районыбызның мәгариф системасы үсешенә лаеклы өлеш керткән, аеруча зур уңышларга ирешкән бик күп укытучыларны хөрмәтләделәр, бүләкләделәр.
Бәйрәмдә алар адресына котлау сүзләре еш яңгырады.
Укытучы - ул гади һөнәр генә түгел, ул һәр кешенең киләчәген билгели торган һөнәр. Нәкъ менә педагоглар белем нигезләрен сала, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә, яхшылыкка, гаделлеккә һәм җаваплылыкка өйрәтә.
Җыелган педагогларга һәм тәрбиячеләргә котлау сүзләре белән Чирмешән районы җитәкчесе Рамил Айбатов мөрәҗәгать итте.
-Бүген без иң мөһим һөнәри бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез. Укытучы һөнәре һәрвакытта да хөрмәткә лаек. Сез, укытучылар, балаларга белем бирү белән беррәттән, үз укучыларыгызның да, гомумән, дәүләтнең дә киләчәгенә нигез саласыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, уңышлар һәм гаилә иминлеге телим, - диде Рамил Тәлгать улы.
Район башлыгы әйтүенчә, соңгы елларда районда бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыючы укучылар саны арткан. Билгеле, бу беренче чиратта укытучылар хезмәте нәтиҗәсе. Әйтик, быел Лашман урта мәктәбе укучысы Риназ Әбүнәгыймов физиканы 100 баллга биргән. Район җитәкчесе аның укытучысын - Илһам Мөхәммәтшинга, сәхнәгә чакырып, 50 мең сумлык сертификат тапшырды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова да тантана сәбәпчеләренә ихлас теләкләрен җиткерде.
Чара традиция буенча яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен педагогларны бүләкләү белән дәвам итте. Бу көнне районның иң яхшы педагоглары төрле грамоталар һәм чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алдылар.
Бәйрәм җыр - биюләр белән үрелеп барды.
Нет комментариев