Чирмешәндә район үзәген урап узу  юлына асфальт салалар
Безнең районда

Чирмешәндә район үзәген урап узу юлына асфальт салалар

“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы участогы эшчеләре Чирмешәнне әйләнеп узу юлының икенче өлешенә асфальт түши башладылар.

Юлчылар Кече Чегодай авылы янындагы “Татнефть” ягулык салу станциясеннән Шентала станциясе уңаендагы “Таиф” заправкасына кадәр 3 километр 400 метр арада юлга капиталь ремонт ясыйлар.

Юлда җир эшләре төгәлләнде, аслыгын цемент белән ныгытып, су агарга торбалар салдык: Марат Гомәров фотосы

-Юлда җир эшләре төгәлләнде, аслыгын цемент белән ныгытып, су агарга торбалар салдык. Хәзер юлга ком һәм вак таш түшәп, беренче катлам асфальт түшәү башланды, - диде участок начальнигы Исхак Әбүнәгыймов.

Быелга объекттагы эшләрне, һава торышы яхшы торса, октябрь ахырларына тәмамларга планлыйлар: Марат Гомәров фотосы

Быелга объекттагы эшләрне, һава торышы яхшы торса, октябрь ахырларына тәмамларга планлыйлар. Киләсе елга биредә икенче катлам асфальт җәеп, юл кырыйларын (обочина) ныгытачаклар.

 


Нет комментариев