Татарстанда кызу һава торышы саклана
Белеп торыгыз

Татарстанда кызу һава торышы саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 2 августта алмашынучан болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән республикада кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан исә, яшен вакытында көчәеп, тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика районнарында төнлә минималь һава температурасы +13..+18 булса, көндез иң югары температура +23..+28 градуска җитәчәк....

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 2 августта алмашынучан болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән республикада кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан исә, яшен вакытында көчәеп, тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


Республика районнарында төнлә минималь һава температурасы +13..+18 булса, көндез иң югары температура +23..+28 градуска җитәчәк.
Казанда да чәршәмбе төнендә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшемнәр күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан. Татарстан башкаласында төнлә иң түбән һава температурасы +15..+17, көздез максималь һава температурасы +24..+26 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

undefined

Нет комментариев