Татарстанда юеш кар белән яңгыр көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда юеш кар белән яңгыр көтелә

Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез яңгыр явачак, төньяк-көнбатыш районнарында көн азагында юеш кар белән яңгыр вәгъдә ителә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчеп, тизлеге секундына 10 метрга җитәчәк, көндез урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк. Термометр баганасы +5тән +10 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +13кә кадәр күрсәтәчәк.

Чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев