Татарстанда ике яшь бала анасы 7 каттан егылып төшә
Белеп торыгыз

Татарстанда ике яшь бала анасы 7 каттан егылып төшә

Якшәмбе көндез Казанның Адоратский урамында бер хатын-кыз бер-берсенә бәйләнгән җәймәләр белән 7 этаждан аска төшмәкче була.

Мондый адымга аны фатир ишегенең тыштан бикләнгән булуы этәрә. Урамнан үтүчеләр хатын-кызны күреп, коткаручыларны чакыралар. Тик ул озак тотынып тора алмый, ычкынып китә. Алган җәрәхәтләрдән  ул ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан бирә. Хатын-кызның 5 яшьлек улы һәм кечкенә кызы  шулай ук әлеге вакыйганың шаһит булалар.

tatar-today.ru

фото: скриншот


Нет комментариев