Татарстанда ял көннәре һава торышы нинди булачагын әйттеләр
Белеп торыгыз

Татарстанда ял көннәре һава торышы нинди булачагын әйттеләр

Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, ял көннәрендә 20 градуска кадәр суыта.

Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Шимбә, якшәмбе – 18 һәм 19 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы –6…–12 градус күрсәтәчәк. Төнлә һава температурасы –11…–16, урыны белән –20 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башы – 20–21 февральдә болытлы һава, аз гына кар явачак. 20 февральдә көндезге температура –4…–9 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә –9…–14 градус булачак. Сишәмбе – 21 февральдә көндез –7…–12, төнлә –12…– 17.

чыганак


Нет комментариев