Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтәләр
Белеп торыгыз

Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтәләр

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе республика территориясендә һава торышының начараюы турында кисәткән.

 9 ноябрьдә көндез һәм төнлә томан төшәчәк. Моннан тыш көндез көчле җил чыгып, тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Россиягә, шул исәптән Татарстанга ябырылган көчле магнит давыллары 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Гамәли геофизика институтының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

чыганак


Нет комментариев