Татарстанда һава +20 градуска кадәр җылыначак
Белеп торыгыз

Татарстанда һава +20 градуска кадәр җылыначак

Бүген Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта, алмашынучан болытлы һава булачак, республиканың күпчелек төрриториясендә явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән аерым районнарда төнлә төшкән томан саклана, термометр баганасы 0.. +5 градус күрсәтәчәк.

Юнәлешен төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үзгәртүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Көн азагында һәм кичен көнбатыш районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев