2024 елның гыйнвар ае Татарстанда гадәттәгечә салкын, әмма карлырак булачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәгенең айлык фаразында күренә.
Гыйнвар аенда һаваның уртача температурасы климат нормасы чикләрендә көтелә. Климат нормасы исә Казанда -10 градус һәм тулаем республикада -10,9 градус тәшкил итә.
Шул ук вакытта явым-төшем күләме климат нормасыннан югарырак булыр дип фаразлана. Ул Татарстан башкаласында 46 мм һәм төбәк буенча 33 мм тәшкил итә.
фото: архив
Нет комментариев