Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда булган юл һәлакәтендә зыян күргән 6 кеше хастаханәдә, берсе авыр хәлдә

Кичә кич Александровка бистәсе янында туристлар автобусы юл кырыена төшеп киткән. (Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күкрүчеләрнең алтысы хастаханәдә кала, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Аларның берсе авыр хәлдә, өч пассажирның хәле уртача авырлыкта, икесенең хәле канәгатьләнерлек. Искәртеп үтик, "Татар-информ"...

Кичә кич Александровка бистәсе янында туристлар автобусы юл кырыена төшеп киткән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күкрүчеләрнең алтысы хастаханәдә кала, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Аларның берсе авыр хәлдә, өч пассажирның хәле уртача авырлыкта, икесенең хәле канәгатьләнерлек.

Искәртеп үтик, "Татар-информ" кичә кич Александровка бистәсе янында Удмуртия номерлары белән булган "Сетра" туристик автобусы юл кырыена төшеп киткәнлеген хәбәр иткән иде. Автобуста туристлар Самарадан Сарапулга кайта торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 12 кеше хастаханәгә озатылган булган. Алты зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

tatar-inform.tatar

Безнең сайтта укыгыз:

"ТАТАР КЫЗЫ 2017": ҖИҢҮЧЕ ТАҖЫ КЕМГӘ ЭЛӘГЕР

http://nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17837

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чистай районында Татарстанда булган юл һәлакәтендә зыян күргән 6 кеше хастаханәдә берсе авыр хәлдә