Татарстанда бераз кар һәм җил көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда бераз кар һәм җил көтелә

Бүген, 26 декабрьдә, Татарстанда циклон тәэсире аркасында болытлы һәм шактый карлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Көндез бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15 метрга җитәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.

Татарстан буенча көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -1 дән -6 градуска кадәр, Казанда -3 тән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

чыганак


Нет комментариев