Бүген, 26 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Урыны белән, шул исәптән Казанда да, бераз кар явачак. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 6-11 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.
-20 градуска җиткән төнге салкыннан соң, көндез термометр баганалары -7..-12 градуска кадәр күтәреләчәк (ТР башкаласында -7.. -9 градуска кадәр).
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, аз явым-төшемле уртача салкын һава торышы Татарстанда ким дигәндә атна ахырына кадәр сакланачак.
Нет комментариев