Татарстанда бер трассаны ике айга ябачаклар
Белеп торыгыз

Татарстанда бер трассаны ике айга ябачаклар

Йөк машиналарын йөртүчеләргә Азеев — Чирмешән — Шентал һәм Р239 Казан — Оренбург — Акбулак автоюлы буенча узарга тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство вәкилләре аңлатканча, вакытлыча уңайсызлыклар аскы катламда асфальт-бетон өслек салу буенча ремонт эшләре белән бәйле.

Татарстанда Яңа Чишмә — Шереметьевка — Кармалы автоюлы участоклары — 12,5-12,9 километр һәм 15,3-нче километрдан 18,5-нче километрга кадәр йөк автомобильләре өчен 6 марттан 10 майга кадәр ябылачак. 

 

чыганак


Нет комментариев