Татарстанда 31 градуска кадәр эссе була
Белеп торыгыз

Татарстанда 31 градуска кадәр эссе була

Бу атнада Татарстанда 31 градуска кадәр җылытачак, яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген көндез 20-25 градус булачак, көнчыгыш районнарда 29 градуска кадәр күтәрелә.

Сишәмбе көнне, 30 майда төнлә явым-төшемнәр фаразланмый, һава температурасы 6-11 градус җылы була. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин, һава температурасы 22-27, көнчыгыш районнарда 30 градуска кадәр җылыта. Төньяк-көнчыгыштан 3-8, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил була.

Чәршәмбе көнне, 31 майда кыска вакытлы яңгыр вәгъдә итәләр. Төнлә 13-18, көндез 23-28 градус җылы була. Республиканың көнчыгышында температура 31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

чыганак


Нет комментариев