Татарстанда 31 декабрьгә кадәр һава торышының нинди булачагы билгеле
Белеп торыгыз

Татарстанда 31 декабрьгә кадәр һава торышының нинди булачагы билгеле

Бу атнада Татарстанда салкынча һава урнашты. Ялларга җылыта.

Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, сишәмбе – 26 декабрьдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы . -1..-6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Аз гына кар явачак. Төнлә кайбер районнарда буран булырга мөмкин.

Чәршәмбе –27 декабрьдә һәм пәнҗешәмбе – 28 декабрьдә болытлы һава көтелә. Урыны белән кар. 27 декабрьгә каршы төндә -4…-9 градуска кадәр суыта. Көндез -1…-6 градус. 28 декабрьдә төнге сәгатьләрдә суык булачак: -6…-11. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы -4..-9 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 29 декабрьдә республикада аз гына кар сакланып кала. Төнлә һава температурасы -9..-14, урыны белән -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -5…-10 градус тәшкил итәчәк. Шимбә – 30 декабрьдә республикага циклон үтеп керәчәк һәм кар, юеш кар явуга китерәчәк. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 0..-5 градус чамасы булачак.

чыганак

 


Нет комментариев