Пәнҗешәмбе көнне, 12 сентябрьдә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада томан булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан фаразлана. Көндез аның тизлеге урыны белән секундына 12 метрга җитәчәк.
Төнлә һава температурасы 10-15 градус булса, көндез термометр баганалары 24-29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев