Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
Белеп торыгыз

Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә

Киләсе атнада татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. Ул Республика көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Чәршәмбе, 30 августта ял итәчәкбез. Ә сишәмбе, 29 август, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Шулай ук 2024 елга Россиядә бәйрәм һәм ял көннәре графигы расланды. Тиешле документны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

чыганак


Нет комментариев