Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан табибы кышын имгәнмәс өчен киңәшләр бирде

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең травматология пунктының травматолог-ортопед-табибы Ислам Куйлиев файдалы киңәшләрен бирде. Бу турыда Татарстан Сәлаәмтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«Чаңгыда, тимераякта шуу, чана шуу - болар барысы да шәп, әмма без пациентларга һәрчак акыл белән ял итәргә кирәк дип әйтәбез. Кышкы көннәргә айнык баш белән сөенергә кирәк! Исерек кешеләр ситуацияне контрольдә тотмый. Балаларны күмәкләп таудан шуа торган урынга алып барасыз, контрольдә тотыгыз. Әгәр дә олыларның берсе өстән төшүне күзәтсә, икенчесе аста балага тиз юлдан китәргә булышса - тагын да яхшырак», – ди табиб..

Ул ата-аналарга балаларга таудан шуу тәртибенең берничә мөһим кагыйдәләрен өйрәтергә һәм иминлек таләпләрен үзләренә дә үтәргә киңәш итә.

  • Алдагы төшүче читкә киткәнче, таудан төшмәгез..
  • Шуып төшкәннән соң, юлдан читкә китегез.
  • Боз юлыннан йөгермәгез.
  • Тауга менү юлыннан гына менәргә кирәк, башкалар шуа торган юлдан менү тыела.
  • Аяк өстендә һәм тезләнеп шуу тыела.

«Тюбинглар иң куркынычы дип саныйбыз. Аларны бөтенләй идарә итеп булмый! Кешеләр тюбингларда йөргәндә үлемгә китергән җәрәхәтләр алу очраклары билгеле. Шуңа күрә сак булыгыз. Барыгызга да ял итү өчен куркынычсыз урыннар, сыйфатлы инвентарьлар сайларга, балаларны күзәтергә, игътибарлы булырга киңәш итәм!» – ди табиб.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев