Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
Республика территориясендә көньяктан 15-18 м/с тизлектә җил исәчәк.
Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптә Казанда яшенле яңгыр булуы ихтимал, дип хәбәр итә республика синоптиклары.
Моннын тыш, көньяктан 15-18 м/с тизлектә җил исәчәк, дип һава шартлары начарлану турында Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Якынча фаразлауларга караганда, 6 майда һава температурасы 3-8 градус җылы булса, көндез 17-22 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев