Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ

Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында гражданнар гомере һәм сәламәтлегенең, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль закон, «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә карар бирәм: 1. 2013 елның 15...

Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы
махсус режим урнаштыру турында
Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында гражданнар гомере һәм сәламәтлегенең, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль закон, «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә карар бирәм:
1. 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырырга.
2. Янгынга каршы махсус режим гамәле чорында түбәндәге территорияләрдә пиротехник әйберләр куллануны тыярга:
а) сәнәгать, транспорт инфраструктурам, ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) объектлары чикләреннән 1000 метр арада урнашкан;
б) торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, Татарстан Республикасында кешеләр күпләп булган объектлар чикләреннән 300 метр арада урнашкан.
3. Әлеге Указның 2 пунктында күрсәтелгән объектлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. Җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган исемлеккә кертелмәгән өстәмә объектларны билгеләргә хокуклы.
4. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына тәкъдим итәргә:
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 22 декабрендәге 1052 номерлы карары белән расланган пиротехник әйберләрне таратканда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә;
үз карарлары белән пиротехник әйберләр куллануның башлангыч янгын сүндерү чаралары белән җиһазланган урыннарын билгеләргә, аларны куллануны, шул исәптән «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен үтәүне тикшереп торуны тәэмин итәргә;
эчке эшләр органнары һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре белән бергәләп, пиротехник әйберләрне куллану белешмәлеген эшләргә, аларны халык арасында таратуны тәэмин итәргә;
әлеге Указ нигезләмәләрен үтәү өлешендә халык, юридик затлар, шул исәптән пиротехник әйберләрне данәләп сатуны тормышка ашыручылар арасында, шулай ук пиротехник әйберләрне таратуда һәм аларны куллануда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату эшләре уздыруны оештырырга.
5. Россия Федерациясе Граждан оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр идарәсенә пиротехник әйберләр кулланганда оешмалар һәм гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә, шул исәптән кертелүче тыюларны үтәүгә дә контроль чараларын уздыруда катнашырга тәкъдим итәргә.
6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына әлеге Указны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче актлар кабул итәргә.
7. Әлеге Указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Указ

2
X