Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан Президенты Путинга проблемалы банклар мәсьәләсен хәл итү турында сөйләде

Татарстан Республикасы Россия Президентының "май указлары"н тулысынча үти, дип билгеләп үтте Миңнеханов. (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Татарстан Президенты республика ярдәм...

Татарстан Республикасы Россия Президентының "май указлары"н тулысынча үти, дип билгеләп үтте Миңнеханов.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты республика ярдәм фонды булдырылуы турында искәртте, ул проблемалы банклар клиентларына түли башлаган. Алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча эш алып барыла, җир һәм инфраструктура белән ярдәм итәчәк фонд булдырыла.

"Киләчәктә федераль фонд оештырылачак. Ә катлаулы вазгыятьтә калган кешеләргә ярдәм итәчәкбез", - диде Миңнеханов.

Республика РФ Президентының "май указлары"н тулысынча үти, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча билгеләнгән күрсәткечләргә ирешәчәк, дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Республикада тәмамланып килүче ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты һәм сәнәгать производствосы индексы фаразлана. Авыл хуҗалыгы продукциясен производствосында үсеш 5,5 процент тәшкил иткән, диде Татарстан Президенты.

tatar-inform.tatar фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Татарстан турында сөйләде хәл итү мәсьәләсен банклар проблемалы Президенты Путинга