Татарстан Президенты Инстаграм битендә Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Белеп торыгыз

Татарстан Президенты Инстаграм битендә Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Әлеге котлау @rusminnikhanov аккаунтында урнаштырылган.

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм битендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Әлеге котлау @rusminnikhanov аккаунтында урнаштырылган.

"Минтимер Шәрипович, туган көнегез котлы булсын! Сезне бөтен татар халкы тирән хөрмәт итә һәм ихлас ярата. Сезгә исәнлек-саулык, балаларыгыз һәм оныкларыгыз арасында озын һәм бәхетле тормыш телим!", - диелгән котлау текстында.

Фото: архив/Рамиль Гали


Нет комментариев