Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан хат ташучыларының хезмәт хаклары арта

2016 елда «Россия почтасы» хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак. Бу максатны тормышка ашыруга компания киләсе елда 6 миллиард сум акча сарыф итәргә планлаштыра. 2015 елның 1 декабреннән "Россия почтасы"ның 17 филиалында, ә 2016 елдан башлап исә тагын 65 филиалда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артырга тиеш. "Бәхетле" хезмәткәрләр арасында почта бүлекчәләрендә эшләүчеләр, логистик...

2016 елда «Россия почтасы» хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак. Бу максатны тормышка ашыруга компания киләсе елда 6 миллиард сум акча сарыф итәргә планлаштыра.

2015 елның 1 декабреннән "Россия почтасы"ның 17 филиалында, ә 2016 елдан башлап исә тагын 65 филиалда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артырга тиеш. "Бәхетле" хезмәткәрләр арасында почта бүлекчәләрендә эшләүчеләр, логистик үзәк хезмәткәрләре, машина йөртүчеләр һәм курьерлар бар.
"Россия почтасы"ның Татарстандагы филиалы исә беренче исемлеккә кертелгән. Шул рәвешле, республикада хат ташучыларның хезмәт хаклары 1 декабрьдән башлап артачак. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Россиянең әлеге эре предприятиесендә барлыгы 293 мең кеше хезмәт куя. 6 миллиард сум акча исә хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын якынча 10 процентка арттырырга ярдәм итәчәк.
- Әлеге ысул безгә предприятиедә тәҗрибәле хезмәткәрләрне калдырырга, шул ук вакытта яшь кадрларны җәлеп итәргә булышачак. Клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту - шулай ук мөһим максатларның берсе, - дип ассызыклый "Россия почтасы" генераль директоры Дмитрий Страшнов.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 2013 елдан башлап инде өченче мәртәбә күтәреләчәк. Бу максатка якынча 10,5 миллиард сум акча сарыф ителгәнлеге мәгълүм.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хат ташучы. Россия почтасы