Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарча сөйләсәң, бүләк аласың

"Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе быел 19 мартта үтәчәк. Рус, чуваш, мордва, әрмән, таҗик, әзербәйҗан балалары көч сынашучы бу бәйге Мәдәният елына багышлана. Башка милләт кызларын һәм малайларын татар телендә сөйләп, җырлап ярыштырырга игелекле, юмарт якташларыбыз - Әмирдә туып үскән, хәзер Себердә эшкуарлык белән шөгыльләнүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар булышачак. Алар...

"Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе быел 19 мартта үтәчәк.

Рус, чуваш, мордва, әрмән, таҗик, әзербәйҗан балалары көч сынашучы бу бәйге Мәдәният елына багышлана. Башка милләт кызларын һәм малайларын татар телендә сөйләп, җырлап ярыштырырга игелекле, юмарт якташларыбыз - Әмирдә туып үскән, хәзер Себердә эшкуарлык белән шөгыльләнүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар булышачак. Алар элек тә "Мин татарча сөйләшәм!"нең иганәчеләре булдылар.
Бәйгене район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк бергәләп оештыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined