Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тарихи валыбыз - музей булачак

Чирмешән крепостенда - тарихи валда быелга планлаштырылган эш төгәлләнде. Биредә грант шартларында бирелгән 500 мең сумга төзүчеләр байтак эш башкарганнар. Ачык һавадагы музейга керү өчен зур имән капкалар урнаштырылып, койма ясалган, ә "Юбилейный" боз сараеннан капкага кадәр керү юлына брусчатка түшәлгән. Капка кырыенда каравылчы будкасы каршы ала. Монда ике пушка...

Чирмешән крепостенда - тарихи валда быелга планлаштырылган эш төгәлләнде. Биредә грант шартларында бирелгән 500 мең сумга төзүчеләр байтак эш башкарганнар.

Ачык һавадагы музейга керү өчен зур имән капкалар урнаштырылып, койма ясалган, ә "Юбилейный" боз сараеннан капкага кадәр керү юлына брусчатка түшәлгән. Капка кырыенда каравылчы будкасы каршы ала. Монда ике пушка да урнаштырылган.
Ачык һавадагы экспонат буларак, кое, сакчы каланчасы, эскәмияләр, күзәтү мәйданы, бас-кычлар, шлагбаум, ат бәйләү урыны ясаганнар. Пушка янына бастыру өчен ике данә солдат манекены сатып алынган.
- Әлеге экспонатларны ясап урнаштыруда һәм тирә-юньне төзекләндерүдә төзүчеләребез дә, урманчыларыбыз да нык булышты, - ди идея авторы, туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. - Әле эш төгәлләнмәгән. Киләчәктә башкарылачак эшләрнең эскизлары, план-схемасы төзелде, смета документлары әзер. Финанс ярдәме генә кирәк.
Тарихи валга килгән туристларга 18нче гасырдагы тормышны тулырак күзаллау өчен экспонатлар әле тагын булачак. Киләчәктә җир асты юлының имитациясе, дары базы, приказчы өе дә урын алачак. Шулай ук койманы да ахырынача ясап бетерәсе бар.
Әлеге проектта эчке якта тротуарлар ясау, электр линиясе үткәрү, чүп контейнерлары кую да карлган.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined