Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Стресс кичергәндә... суган ашагыз

Гастроэнтеролог магнийга бай ризыклар турында сөйләде.

Русиялеләр арасында популяр булган кайбер ризыклар магнийга бик бай. Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Елена Гордеева андыйларга нинди ризыклар керүе турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, кеше тәүлеклек магний ихтыяҗының яртысын диярлек икмәк, ярма, какао һәм чикләвек исәбенә канәгатьләндерә ала. Гордеева билгеләп үткәнчә, БАДлар кулланырга кирәкми.

Шул ук вакытта магнийның артык булуы сәламәт организм өчен куркыныч түгел. Ләкин, бавыр проблемалары булган кешеләр хәрәкәтнең тоткарлануын һәм йокымсырау тоярга мөмкин. Шулай ук артериаль гипотония үсеше ихтималы да читтә калмый.

"Кукуруз, петрушка, суган, кәбестә һәм женьшень магнийга бик бай”, — дип белдерә Гордеева.

Гастроэнтеролог магний запасларын тулыландыруга бик мохтаҗ кешеләр барлыгын искәртте.
“Магнийга ихтыяҗ арту үсмер чорда, авыр физик эш эшләгәндә, хроник стресс, эмоциональ киеренкелек булганда, йокы туймаганда күзәтелә", — дип кисәтә табиб.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X