Синоптиклар Татарстанда кырау төшәчәге турында кисәтте
Белеп торыгыз

Синоптиклар Татарстанда кырау төшәчәге турында кисәтте

Татарстан халкын һава торышының начараюы турында кисәттеләр.

Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 13 һәм 14 сентябрьгә фаразлары белән уртаклашты.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта урыны белән кырау көтелә. Температура -2 градуска, Казанның түбән урыннарында -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

чыганак


Нет комментариев