Синоптиклар ял көннәрендә Татарстанда суытачак дип фаразлый
Белеп торыгыз

Синоптиклар ял көннәрендә Татарстанда суытачак дип фаразлый

Ял көннәрендә Татарстанда суыта. Һава температурасы нульгә төшеп, кайбер районнарда карлы яңгыр явачак.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә – 11 ноябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +2…+5 градус күрсәтәчәк. Төнлә 0…+3 градус тирәсе булачак. Яңгыр, урыны белән юеш кар көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр, төнлә – урыны белән 15–17 метр тизлектә көчле җил. Якшәмбе – 12 ноябрьдә көндез һава температурасы 0…+4 градустан артмаячак. Төнлә 0…–4 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында көндез +2…+7 градуска кадәр җылыта. Төнлә – 0 градус чамасы. Карлы яңгыр, көчле җил булыр дип фаразлана. Юлларда – бозлавык.

чыганак


Нет комментариев