Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Синоптиклар фаразлары буенча, киләсе атнада Татарстанда -37 градуска кадәр суык булачак

Атна ахырына Татарстанда суыта, әмма киләсе атнада температура төшүен дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, һава торышы аз болытлы төньяк антициклонга күчүгә бәйле рәвештә үзгәрәчәк. 

Гомумән алганда, 11 гыйнварга кадәр һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булачак.

Киләсе атнада 7-10 гыйнвар көннәрендә төнге температура -25..-32 градус тәшкил итәчәк, ә кайбер урыннарда -37 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -23.. -28 градуска кадәр суык булачагы фаразлана. Явым-төшем күп күләмдә булмаячак.

Аномаль салкыннар аркасында республикада шторм кисәтүе кертелүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев