Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Шулай итсәгез, кәбестәсез калмаячаксыз»

Бакчамда үскән кәбестәләремә сокланмаган кеше юк. Аның ишелеп уңуы серләрен газета укучыларга да җиткерәсем килә, дип яза Апастан Зәйтүнә Халикова.

Бу яшелчәгә көн саен су сибәм. Күп итеп: өч төпкә бер чиләк исәбеннән. Атнага бер тапкыр түтәлләргә “тылсымлы порошок” – кер сабынын (якынча 50 г) эре угычтан уам да һәрбер үсенте өстенә әз-әзләп сибеп чыгам. Шуннан лейка белән су бөрким (сабынның яртысы эри, яртысы төбенә коелып төшә). Июль ае буе шулай эшләгәндә, кәбестә бете һәм вак-төяк бөҗәкләрнең эзе дә булмый.

Ә инде кәбестә башы бераз төрелгәч, өстенә исле тәмәке сибәм. Кәбестә күбәләкләрен куркыту өчен кирәк бу. Әлеге максатта тәмәкене сезонына ике тапкыр кулланам. Берничә тапкыр көллим. Көлне яшелчә төпләренә дә сибәм. Кайвакыт кәбестәләргә көлле су бөркеп чыгам. Болай эшләгәндә, кәбестә котырып үсә.

Көлле су бөркүнең тагын бер ысулына тукталып үтәргә кирәк. Көлне 1 литрлы банкага тутырып, чиләккә салам да шуңа 6 л кайнап торган су өстим һәм 100 грамм кер сабыны салам (сабын эри). Өстен капкач белән каплап, тәүлек ярым төнәтәм. Шуннан соң әйбәтләп болгатып, кәбестә яфраклары өстенә бөркеп чыгам. Минем кебек шулай тырышып карагыз әле: кәбестәсез калмаячагыгызга иманым камил!

Соравым бар

Җәй уртасына якынлашып киләбез, ә минем күршем Пекин кәбестәсе утыртырга җыена гына әле. Аны шулай соң утырталармыни?

Бу кәбестәне июльнең 20 сенә кадәр утыртырга була. Язын утыртканда, безнең урта полоса климаты шартларында, редис һәм салат кебек, чәчәк атып утыра, ә күчән төрми ул.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 107, 05.07.2013/ архивыннан)

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев