Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Штрафлар күләме арта

1 июльдән Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексындагы үзгәрешләр гамәлгә керә. Әлеге үзгәрешләр юлда йөрү кагыйдәләренә кагыла, аның нигезендә автомобиль йөртүчеләргә карата таләпләр кырыслана, штрафлар күләме арта. Әйтик, юлның йөри торган өлешендә юл билгеләре яки разметка нигезендә транспорт чарасының туктавын яки басып торуын тыючы таләпләрне үтәмәү 1500 сумга кадәр административ...

1 июльдән Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексындагы үзгәрешләр гамәлгә керә.

Әлеге үзгәрешләр юлда йөрү кагыйдәләренә кагыла, аның нигезендә автомобиль йөртүчеләргә карата таләпләр кырыслана, штрафлар күләме арта. Әйтик, юлның йөри торган өлешендә юл билгеләре яки разметка нигезендә транспорт чарасының туктавын яки басып торуын тыючы таләпләрне үтәмәү 1500 сумга кадәр административ штраф түләтүне күздә тота. Тукталышларда туктау яки басып тору кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата да штрафлар үсәчәк.

Җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосада хәрәкәт иткән яисә тукталган өчен 1500 сум штраф каралган (1 июльгә кадәр кисәтү яисә 300 сум штраф иде).
Транспорт чарасын туктату яисә басып тору кагыйдәләрен бозган өчен 300 сум күләмендә административ штраф булачак (100 сум иде).

Җәяүлеләр юлында, маршрут транспорт чаралары тукталышында, трам-вай юлларында туктаган өчен дә катырак җәза биреләчәк, штраф күләме 100 сумнан 1000 һәм 1500 сумга кадәр артачак. Ә инде машина юлында туктап, хәрәкәткә комачауласаң, 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Торак зонада йөрү кагыйдәләрен бозган очракта штраф күләме 500 сумнан 1500 сумга кадәр җитә.
Машина тәрәзәләрен нормадан тыш караңгылаткан өчен 1 июльдән ГИБДД хезмәткәрләре дәүләт номерларын салдырып алачаклар.

1 июльдән, тоткарланган транспорт чарасы белән бәйле барлык чыгымнарны автомобиль хуҗасы үзе капларга тиеш була.

Марат Кәбиров,
ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф