Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сезнең зарны “Халык контроле” ишетәчәк

Әгәр эш бирүче хезмәт хакын "конвертта" килеш кенә бирә икән, хезмәткәрләр андыйлар өстеннән "Халык контроле"нә зарлана ала. Татарстанда шундый мөмкинлек тудырылды. "Соры" хезмәт хакы бирүче хезмәткәрләре өчен тиешле фондларга да акча күчерми дигән сүз. "Халык контроле"н шундый эш бирүчеләрне ачыклау максатында да эшкә җигәргә туры килә. Хезмәт килешүләрен тиешенчә рәсмиләштермәгән...

Әгәр эш бирүче хезмәт хакын "конвертта" килеш кенә бирә икән, хезмәткәрләр андыйлар өстеннән "Халык контроле"нә зарлана ала. Татарстанда шундый мөмкинлек тудырылды.

"Соры" хезмәт хакы бирүче хезмәткәрләре өчен тиешле фондларга да акча күчерми дигән сүз. "Халык контроле"н шундый эш бирүчеләрне ачыклау максатында да эшкә җигәргә туры килә. Хезмәт килешүләрен тиешенчә рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр хакында хәбәр ирештерүнең әлләни кыенлыгы юк.
-Моның өчен интернет аша ТР Дәүләт хезмәтләре порталына ( uslugu. RT) кереп, шәхси кабинетта теркәләсең. Аннан зарны "Халык контроле" системасында "соры хезмәт базары" юнәлеше буенча язып җибәрәсең, - ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Светлана Кузнецова. - Биредә эш урыннарында тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгына кагылышлы хезмәт шартлары турында да хәбәр урнаштырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы халык контроле