Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сайлау көннәрендә мәктәпләрдә уку процессы гадәти режимда узачак

Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Татарстан мәктәпләрендә уку процессы гадәти режимда башкарылачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«17-19 сентябрь көннәрендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының үзара хезмәттәшлеге турындагы килешү нигезендә уку процессын оештыру буенча тәкъдимнәр эшләнә», –  диелә хәбәрдә.

Сайлау кампаниясен үткәрү чорында уку процессы төп белем бирү программасыннан һәм мәктәпләрнең уку планнарыннан аерылмыйча гына узар дип көтелә.

Аерым алганда, белем бирү оешмалары күчмә чаралар – экскурсияләр, практик дәресләр, музейда һәм саф һавада дәресләр, походлар, спорт җыеннары, өмәләр үткәрә ала. Моннан тыш, белем бирү процессында дистанцион технологияләр һәм электрон укыту кулланырга мөмкин.

Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Татарстанның аерым округларында шулай ук Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына өстәмә сайлаулар булачак.

"Ватаным Татарстан"

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев