Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Санлы телевидениегә күчергә ике атнадан азрак вакыт калып бара

Чирмешәндә яшәүче Мария Уздяева да приставка һәм антенна сатып алган һәм аларны үзе урнаштырып санлы телевидение карый башлаган.

-Приставканы үзем тоташтырдым, бер кыенлыгы да юк. Бик чиста, әйбәт күрсәтә, - ди Мария Алексеевна. – сатып алынган җиһазның документларын социаль яклау бүлегенә тапшырдым, акча күчәргә тиеш, диделәр. Мин, нигездә, “НТВ” һәм “РенТВ” каналларына өстенлек бирәм. 

Санлы телевидениегә күчү өчен җиһазлар алуга кайбер категория кешеләргә компенсация каралган. Аны билгеләү өчен соңгы өч айда һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр, цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна сатып алынуын раслаучы документ белән райондагы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Социаль яклау бүлеге белгечләре әйтүенчә, ике төрле компенсация каралган. Берсе аша приставкалар өчен 1 мең сум акчаны кире кайтарып алырга була. Әлеге мөмкинлектән 36 райондашыбыз файдаланган. Икенче төрлесе спутник антенналарны урнаштыру өчен каралган. Район җирлекләрендәге кайбер авылларга цифрлы сигналлар барып җитә алмый. Алар өчен спутник антеннасы куела. Аның өчен 7500 сум акча кире кайтарып биреләчәк. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен районның социаль яклау хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев