Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Санагычлар сакчыллыкка өйрәтә

Ут, газ санагычы булмаган йортлар бик аз. Соңгы елларда халык суга да санагычлар урнаштыра башлады. Безнең Түбән Кәминкә авылында 40 процентлап йортта бардыр ул. Санагычлар халыкны сакчыллыкка өйрәтә. Санагыч санап торгач халык суны кирәксезгә агызмый, бакчага да чамалап кына сибә. Безнең бакчада су скважинасы бар, аннан йомшак, тәмле чишмә суы...

Ут, газ санагычы булмаган йортлар бик аз. Соңгы елларда халык суга да санагычлар урнаштыра башлады. Безнең Түбән Кәминкә авылында 40 процентлап йортта бардыр ул.


Санагычлар халыкны сакчыллыкка өйрәтә. Санагыч санап торгач халык суны кирәксезгә агызмый, бакчага да чамалап кына сибә.
Безнең бакчада су скважинасы бар, аннан йомшак, тәмле чишмә суы килә. Ашка, чәйгә суны шуннан гына алабыз, ә линиядән кран суы терлекләргә тотыла.
Утны һәм газны да экономияләү ысулларын таптык. Өйдә дә, кибеттә дә барлык лампочкаларны да диодлыларга алмаштырып бетердем, әле алар куркынычсыз да, гади лампочкалар кебек кызмыйлар.
Өйдә Чехословакиядә эшләнгән газ миче, инде 15 еллап хезмәт итә, экономиясен яхшы сизәм. Өебез зур булса да иң суык вакытларда да газ өчен айга 3000 сумнан артык түләгән юк.
Дөрес, мич тә, диодлы лампочкалар да арзан түгел, тик ул вакыт белән барыбер үзен аклый. Мондый яңалыклардан куркып калмаска кирәк.
Азат Могыйнов.
Түбән Кәминкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экономияләү сакчыллык санагыч