Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сак булыгыз: WhatsApp аша талыйлар!

Коронавирус пандемиясе чорында һәртөрле алдарлар яңгырдан соң баш калкыткан гөмбә кебек үрчеп китте.

Ватсап аша берәр туганыгыз, яки якыныгыз үлүе хакында "кара хәбәр" алсагыз, ышанырга ашыкмагыз, бу аферистларның чираттагы капкыны булуы бик ихтимал. Һәрхәлдә, әлеге ысул белән алар акча эшләргә өйрәнеп маташа инде.

Ерак кына кардәшләренең ковидтан вафат булуы, аны җирләр өчен матди ярдәм кирәклеге хакында ватсап аша хәбәр алучылар арткан бу арада. Кара хәбәрдә нинди исәпкә акча күчерергә мөмкин икәнлеге дә күрсәтелә.

Башка хәсрәт ишелгән мизгелләрдә адәм баласының югалып калуына исәп тота инде алдарлар. Мондый хәбәр килсә, акча күчергәнче иң башта туганнарыгыз белән бәйләнешкә чыгу зарур. Күп очракта ковидтан җан тәслим кылган дигән кешенең сау-сәламәт булуы ачыклана.

Соңгы вакытта җинаятьчеләр кешеләрнең банк карталары турындагы мәгълүматны да төрле юллар белән үзләштереп, пандемия чорында халыкны кычкыртып талау өчен төрле алымнар куллана, шуңа күрә сак булыгыз, дуслар, уяулыкны югалтмагыз!

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев